Район башлыгы гражданнарны кабул итте

2014 елның 14 гыйнвары, сишәмбе
Район башлыгының гражданнарны чираттагы кабул итүе.
Сишәмбе көнне, 2014 елның 14 январенда Администрация бинасында район башлыгы Зарипов Наил Шамил улы гражданнарны кабул итте. Дистәдән артык райондашыбыз шәхси торак төзелеше өчен җир бүлеп бирүгә рөхсәт сорап килгән. Кабул итүләрдә Милек һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы рәисе Тайдакова И.В., Чирмешән авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Ганиева С.С., район Советының юридик бүлеге җитәкчесе Рунова Т.В., "Бердәм Россия" сәяси партиясе җирле бүлекчәсенең башкарма комитеты җитәкчесе Закиров А.А., район башкарма комитетының идарә эшләрен башкаручысы Шәйдуллин И.Н. катнашуы мөрәҗәгать итүчеләрне борчыган мәсьәләләрне чишүдә зур этәргеч булды. 
Кабул итүләрдә мөрәҗәгать итүчеләр үзләрен борчыган проблемалар белән уртаклашып кына калмадылар, аларда якын арада әлеге мәсьәләләр хәл ителер, дигән өметләр дә туды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International