Шенталада Раштуа бәйрәме

2014 елның 15 гыйнвары, чәршәмбе
14 январьда Валентина Кандрова исемендәге ансамбль Шентала районы социаль ярдәм бүлегенең ветераннар өчен оештыручы традицион Раштуа бәйрәмендә катнашты. Биредә Шентала районының "Надежда" һәм "Лейся песня" иҗади коллективлары да чыгыш ясадылар. Чара дустанә, иҗади, җылы шартларда, чәй өстәлләре артында узды. Һәр коллектив үз репертуарыннан өчәр җыр башкарды. Өч команда арасында "Бәйрәм миссы һәм мистеры" конкурсы үткәрелде. Бәйгедә безнең районнан ансамбль җырчысы Венера Герасимова һәм баянчы Илһам Мортазин җиңүче булдылар. Бәйрәмдә шулай ук табын җырлары һәм такмаклар башкарылды, кунаклар күтәренке кәеф белән таралыштылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International