"Беренче класс укучысына мәктәпкә имин килергә ярдәм ит" акция-конкурсы нәтиҗәләре

2014 елның 17 гыйнвары, җомга
2014 елның 16 январенда Казанда, ТР буенча ЭЭМның ЮХИДИ идарәсендә "Беренче класс укучысына мәктәпкә имин килергә ярдәм ит" республика акция-конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды.
Конкурс "Игътибар - балалар!" Бөтенроссия профилактик чаралары кысаларында уздырылды. "Беренче класс укучысына мәктәпкә имин килергә ярдәм ит" республика акция-конкурсы Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы, ТР буенча ЭЭМның ЮХИДИ идарәсе һәм "Балалар тормышы иминлеге" фәнни үзәге тарафыннан оештырылды.
"Беренче класс укучысына мәктәпкә имин килергә ярдәм ит" конкурсы мәктәп үзидарәләре советлары, активистлар, лидерлар, балалар район Думаларының депутатлары һәм спикерлары арасында уздырыла. Аның максаты - беренче класс укучыларына мәктәп тормышына ияләшергә, юлда куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәргә, мәктәп мохитын үзләштерергә ярдәм итү.
Әлеге бәйгегә "1 нче Чирмешән урта мәктәбе" укучыларының эшләре җибәрелде. Акция - конкурс нәтиҗәләре буенча Мәссарова Алия "Слоганнар" номинациясендә, Яландаева Диана "Фотоотчет" номинациясендә, Рәхимова Алинә һәм Яландаева Диана "Видеоклип" номинациясендә II дәрәҗә Дипломнар белән бүләкләнделәр (Педагог-консультант - Смирнова Е.Н.). Конкурс призерларына Дипломнар һәм бүләкләр тапшырылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International