"Полиция Кыш бабае" акцисе үткәрү турында

2014 елның 22 гыйнвары, чәршәмбе

Балигъ булмаган яшүсмерләрнең хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклау, күзәтүчесез, яклаусыз калган яшүсмерләр белән эшне нәтиҗәле итү, көнкүреш җинаятьләрен кисәтү, социаль имин булмаган һәм аз тәэмин ителгән гаиләләрдә социаль куркыныч хәлдә яшәүче балаларны ачыклау, аларга ярдәм итү, шулай ук балигъ булмаганнар эшләре буенча инспекторларның һәм полиция участок уполномоченныйларының абруйларын күтәрү, халыкның хокук саклау органнарына ышанычын арттыру максатында, Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан ТР Чирмешән муниципаль районы территориясендә Россия ЭЭМның “Чирмешән” муниципальара бүлегенең полиция участок уполномоченныйлары бүлеге һәм балигъ булмаганнар эшләре буенча бүлекчәсе көче белән 3 этапта “Полиция Кыш бабае” акциясе үткәрелде.

Акция барышында полиция хезмәткәрләре авыр хәлдә калган гаиләләргә бардылар, анда хокук бозуларга, җинаятьләргә юл куймау, шулай ук ышанычлы мөнәсәбәтләр урнаштыру максатында профилактик чаралар үткәрделәр.

2013 елның 23 декабреннән 2014 елның 5 январена кадәр полиция участок уполномоченныйлары бүлеге һәм балигъ булмаганнар эшләре буенча бүлекчәсе хезмәткәрләре Кыш бабай һәм Кар кызы булып киенеп аз тәэмин ителгән һәм имин булмаган 55 гаиләгә барып, балаларга яңа ел бүләкләре – киемнәр, уенчыклар, китаплар өләштеләр. Бу бүләкләрне бүлек хезмәткәрләре үзләре әзерләде. Яңа ел бүләкләре сатып алуда кайбер хуҗалыкларның җитәкчеләре дә актив катнашты – “Үтәмеш” ҖЧҖ рәисе А.Р.Харисов имин булмаган гаиләләрдә яшәүче 13 балага бүләкләр китерде. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International