Ана (гаилә) капиталы. ТР Чирмешән районында программаны тормышка ашыру

2014 елның 22 гыйнвары, чәршәмбе

Гамәлдәге Федераль законнар нигезендә ана капиталы алырга хокук бирүче бала 2016 елның 31 декабренә кадәр туган яки уллыкка алынган булырга тиеш. Шул ук вакытта сертификат алу һәм әлеге акчаларны файдалануның вакыты чикләнмәгән. Сертификаттан 2016 елга кадәр файдаланып калырга дигән мәгълүмат дөреслеккә туры килми. Шулай ук икенчегә уллыкка бала алучы гаиләләрне программадан төшереп калдырырга дигән тәкъдимне дә беркемнең дә, беркая да әйткәне юк. Ана капиталы алуга үзләре бала тудыручыларның да, уллыкка алучыларның да хокуклары бер үк.

Саннар:

2007 елда ана капиталы 250 мең сум булса, 2014 елда аның күләме 429,4 мең сумга җитте.

2007 елдан бирле Чирмешән районында 883 гаилә ана капиталына сертификат алган (шул исәптән 2013 елда 120 гаилә).

Райондагы 660 гаилә ана капиталын торак шартларын яхшыртуга файдаланган.

Барлыгы 668 гаилә ана капиталын файдаланган:

Шуларның 660сы (99%) бу акчаларга торак шартларын яхшырткан;

8 гаилә акчаларын бала укытуга сарыф иткән.

Ана капиталына барлыгы 221,8 миллион сум акча бирелгән.

Ана капиталын 3 юнәлештә файдаланырга мөмкин:

-торак шартларын яхшыртуга;

-балаларның укуына, шулай ук баланы белем бирү учреждениесендә тотуга; балага һәм икенчегә яки күбрәккә бала табучы (уллыкка алучы) анага белем алуга;

-дәүләт сертификатына ия булучы гаиләләр әлеге акчаларны баланың укуына гына түгел, аны белем бирү учреждениесенә йөртүгә дә файдалана алалар. Бу балалар бакчасы яки мәктәпкәчә белем бирүне, гомуми башлангыч, гомуми төп яки гомуми урта белемне гамәлгә ашыручы белем бирү учреждениесе булырга да мөмкин.

-әниләрнең хезмәт пенсиясенең тупланма өлешен формалаштыруга.

Өстәмә мәгълүматлар: 

-       Ана (гаилә) капиталы сертификатын алуга хокук нибары бер тапкыр бирелә.

-       Ана (гаилә) капиталы дәүләт тарафыннан ел саен индексацияләнә. 2007 елда ул 250 000 сум иде, 2008дә – 276 250 сум, 2009 елда – 312 162 сум, 2010 елда – 343 378 сум, 2011 елда – 365 698 сум, 2012 елда – 387 640 сум, 2013 елда – 408 960 сум, 2014 елда 429 408 сум.

 

Ана (гаилә) капиталының күләме үзгәрде дип аны алмаштырып булмый.  Икенче яки күбрәк бала тудырган (уллыкка алган) алган гаиләләрнең дәүләт сертификаты алырга Пенсия фондына мөрәҗәгать итүләренең вакыты чикләнмәгән.

Акчаларны (яки бер өлешен) файдалану турында турында гариза балага өч яшь тулганнан соң бирелә. Ләкин кредит, займны түләргә (шул исәптән ипотека кредитын да), торак сатып алу яки төзү өчен файдаланганда өч ел көтмәскә дә була.

Ана (гаилә) капиталы физик затлар кеременә салына торган салымнардан азат ителә.

Ана (гаилә) капиталы конкрет бер балага түгел, ә ата-анага, гаиләгә бирелә.

Сертификат шәхесне раслаучы документ булганда гына бирелә. Сертификат иясе вафат булса, яки аны аналык хокукыннан мәхрүм итсәләр, яисә     балага карата алдан уйлап җинаять кылса, сертификат гамәлдән чыгарыла. Югалткан очракта Россия пенсия фондының территориаль органында дубликатын алырга мөмкин.

Сертификат алырга гаризаны һәм документларны Россия пенсия фондының территориаль органына ышанычлы зат яки почта аша да җибәрергә мөмкин.

 

Россия Пенсия фондының ТР Чирмешән районындагы идарәсе

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International