"Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз күзлегеннән" конкурсы

2014 елның 23 гыйнвары, пәнҗешәмбе
2014 елның 22 январенда Лениногорск шәһәрендә "Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз күзлегеннән" республика конкурсының зона этабы узды. "Хатын-кыз - ана" номинациясендә Түбән Кәминкә авылыннан алты бала әнисе, тагын өч баланы тәрбиягә алган Гарифуллина Сания Габдрахман кызы җиңүче булды. Гаиләгә тәрбиягә алынган Илгиз язмышын сүрәтләүче композициягә залда берәү дә битараф кала алмады. Әлеге чыгышны район мәдәният йорты хезмәткәрләре әзерләгән иде. 
Конкурста җиңгән райондашыбыз Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган республика бәйрәмендә дә катнашачак. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International