Чирмешән районы прокуратурасы тарафыннан коррупциягә каршы көрәш өлкәсендә 2013 елга эш нәтиҗәләре ясалды

2014 елның 27 гыйнвары, дүшәмбе
Район прокуратурасы тарафыннан 2013 елда коррупциягә каршы көрәш өлкәсендә 109 закон бозу очрагы теркәлгән,алар нәтиҗәсендә 22 протест белдерелгән, 25 представление кертелгән. Нәтиҗәдә 41 вазифаи зат дисциплинар җаваплылыкка, прокурор постановлениесе буенча 1 вазифаи зат административ җаваплылыкка тартылган, пркурор тикшерүе буенча 1 җинаять эше кузгатылган.
Район прокуратурасы тарафыннан үткәрелгән тикшерүләр буенча, район Башкарма комитеты муниципаль хезмәткәрләренең керем һәм милек турында, милек характерындагы бурычлары турында мәгълүматлары буенча коррупциягә каршы көрәш буенча закон бозу очраклары ачыкланган.
2013 елда  керем һәм милек турында, милек характерындагы бурычлар турында мәгълүматлар тикшерелгән. Тикшерү нәтиҗәләре буенча район Башкарма комитетының 6 муниципаль хезмәткәренең һәм Россия ЭЭМның "Чирмешән" муниципальара бүлегенең 11 дәүләт гражданнар хезмәткәренең төгәл булмаган мәгълүматлар бирүе ачыкланган. Район прокурорының представлениесе буенча әлеге вазифаи затлар кырыс дисциплинар җаваплылыкка тартылганнар.

Район прокуроры урынбасары                       Ю.С.Иванов
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International