“Ел остазы” VIII Республика вожатыйлар осталыгы бәйгесе

2014 елның 28 гыйнвары, сишәмбе

Казанда “Ел остазы” VIII Республика вожатыйлар осталыгы бәйгесе тәмамланды.

Конкурс “Мәгариф” өстенлекле милли проектын тормышка ашыру һәм өстәмә белем бирү  педагогларының “Йөрәгемне балаларга бирәм” Бөтенроссия конкурсы кысаларында үткәрелде.

Бәйгенең максатлары: балалар иҗтимагый берләшмәләре җитәкчеләренең шәхесне социальләштерү буенча ирешкән уңышларын күрсәтү һәм тәҗрибә уртаклашу, балалар иҗтимагый берләшмәләре әгъзаларына гражданлык – патриотик тәрбия бирү, сәламәт яшәү рәвеше һәм экология культурасы тәрбияләү.

Республика жюри әгъзалары 26 финалистны билгеләделәр.

Бәйгедә Чирмешән районыннан конкурсның район этабы җиңүчесе Иске Кади урта мәктәбенең педагог – оештыручысы Моксинова Галия катнашты һәм II дәрәҗә Дипломга лаек булды. Җиңүчене тәбрик итеп, уңышлар телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International