"Сандугач сайрар илем" балалар иҗаты төбәк фестивалендә катнаштык

2014 елның 31 гыйнвары, җомга
Бөгелмә шәһәрендәге "Сосновка" балалар сәламәтләндерү лагерында 28-29 гыйнвар көннәрендә "Татнефть" ААҖенең "Рухият" рухи яңарыш фонды тарафыннан оештырылган "Сандугач сайрар илемдә" дип исемләнгән 17 нче төбәк фестивале булып узды. Безнең районнан фестивальнең "Вокал. Соло башкаручы" номинациясендә Чирмешән лицееның 11 класс укучысы Айнур Галләмов һәм Кармыш мәктәбенең 9 класс укучысы Гөлназ Гатина катнаштылар (җитәкчеләре - Әлфия Закирова). Безнекеләрнең чыгышы югары бәяләнде: Айнур Галләмов - 3 дәрәҗә лауреат, Гөлназ Гатина фестивальнең дипломанты булдылар. Котлыйбыз!
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International