Район башлыгы гражданнарны кабул итте

2014 елның 31 гыйнвары, җомга
2014 елның 30 гыйнварында Администрация бинасында муниципаль район башлыгы Наил Шамил улы Зарипов гражданнарны кабул итте. Район башлыгына 2 райондашыбыз шәхси торак төзелешенә җир бүлеп бирүне сорап, 3 кеше умарталык рәсмиләштерүне үтенеп мөрәҗәгать итте. Крестьян-фермер хуҗалыгына өстенлекле кредит алу буенча 2 кеше килгән иде. Кабул итүләрдә 10 райондашыбызның мөрәҗәгате уңай хәл ителде. Гражданнарны кабул итүдә һәм мәсьәләләрне хәл итүдә район Башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Ә.Ә. Шакиров, район Башкарма комитетының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Р.Ш. Долгополова, Милек һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы рәисе И.В. Тайдакова, Чирмешән авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе С.С. Ганиева, район Советының юридик бүлеге җитәкчесе Т.В. Рунова, "Бердәм Россия" сәяси партиясенең җирле бүлекчәсе башкарма комитеты җитәкчесе А.Ә. Закиров, "Ватаным Татарстан" газетасы корреспонденты Р.З. Хаҗиев та катнаштылар. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International