2010 елның 1 гыйнварыннан кереме төбәктә яшәү минимумыннан азрак булган эшләмәүче пенсионерларга социаль өстәмә түләүләр билгеләү турында 213 санлы, 24.07.2009 ел, Федераль закон үз көченә керде.
Пенсионерлар өчен яшәү минимумын Россия Федерациясе төбәкләренең һәркайсы ел саен үзе билгели. Татарстан Республикасында 2014 елда пенсионерларның яшәү минимумы 5912 сум 00 тиен тәшкил итә.
Федераль социаль өстәмә түләү эшләмәүче пенсионерларга аларның матди тәэмин ителүен яшәү минимумына кадәр җиткерү максатында, 178 санлы, 1999 ел, 17 июлендә кабул ителгән “Дәүләт социаль ярдәме турында” Федераль закон нигезендә ( 2009 елның 24 июлендә 213 санлы ФЗ редакцияләвендә) түләнелә.
Федераль социаль өстәмә түләүнең күләмен билгеләгәндә Россия Федерациясе һәм аның субъектлары законнары билгеләгән түбәндәге акчалата түләүләр исәпкә алына:
1)пенсия;
2) өстәмә материаль (социаль) тәэмин итү;
3) айлык акчалата түләүләр (социаль хезмәтләр җыелмасы бәясен дә кертеп);
4) Россия Федерациясе субъектлары законнары билгеләгән башка социаль ярдәм чаралары, шул исәптән телефон, торак, коммуналь хезмәтләр өчен, пассажирлар транспортының барлык төренә дә түләүләр (Бер мәртәбә генә бирелүче социаль ярдәм исәпкә алынмый).
Мисал өчен: гражданинның пенсиясе 5000 сум тәшкил итә, социаль ярдәм органнары аша аңа 361 сум “юл акчасы” түләнә. Бу ике сумманы кушкач 5361 сум килеп чыга. Ә яшәү минимумы 5912 сум, димәк федераль социаль өстәмә түләүнең күләме 551 сум була.
Әлеге өстәмә түләүне алу өчен эшләми торган пенсионерларга Россия Пенсия фондының район идарәсенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Ул алдагы айның беренче числосыннан исәпләнә башлый.
Инвалид балаларга һәм ятимлек буенча пенмия алучы балаларга Федераль социаль өстәмә түләүне алу өчен мөрәҗәгать итеп торырга кирәкми, ул мөрәҗәгатьсез дә күчерелә.
Эшкә урнашкан очракта яки өстәмә түләүнең күләмен үзгәртерлек башка очракларда пенсионерга бу хакта кичекмәстән Пенсия фондының район идарәсенә хәбәр итәргә кирәк. Әгәр дә хәбәр итмәсәгез, Россия Пенсия фонды артык түләнгән акчаларны кире кайтару чараларын күрәчәк, хәтта суд тәртибендә дә.
2014 елның 1 февраленнән, хезмәт пенсияләре 6,5 %ка арту сәбәпле, Федераль социаль өстәмә түләү күләме дә кабат саналып үзгәрәчәк.
Россия Пенсия фондының ТР Чирмешән районындагы идарәсе.