2014 елның 1 февраленнән хезмәт пенсиясенең иминият өлешен индексацияләү турында

2014 елның 31 гыйнвары, җомга

Россия Федерациясе Хөкүмәте 2014 елның 23 гыйнварында “2014 елның 1 февраленнән картлык буенча хезмәт пенсиясенең иминият өлешен, инвалидлык буенча һәм караучысыз калганнарның пенсия күләмен индексацияләү коэффициентын раслау буенча” 46 санлы карар кабул итте.

 Чирмешән районында 6036 пенсионер яши, шуларның 5546се (91.9%) хезмәт пенсиясе ала. 2014 елның 1 гыйнварына хезмәт пенсиясенең уртача күләме 8724 сум тәшкил итә. Агымдагы елның 1 февраленнән хезмәт буенча пенсияләр 6,5 %ка үсә һәм  хезмәт пенсиясенең уртача күләме 9298 сум булачак.

Февральдә пенсияләр түләү өчен өстәмә 3 100 000 сум акча кирәк булачак, ә гомумән пенсияләр һәм пособиеләр түләү өчен районга бер айга 61 100 000 сум акча тотылачак.

2014 елның 1 февраленнән, хезмәт пенсияләре 6,5 %ка арту сәбәпле, Федераль социаль өстәмә түләүләр күләме дә кабат саналып үзгәрәчәк.

Россия Пенсия фондының ТР Чирмешән районындагы идарәсе.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International