Мәдәният елы ачылу уңаеннан "Мәдәният галиҗанәпләре" дип исемләнгән концерт булды

2014 елның 5 феврале, чәршәмбе
2014 елның 31 гыйнварында район мәдәният йортында Мәдәният елы ачылу уңаеннан "Мәдәният галиҗанәпләре!" дип исемләнгән зур концерт булды. Фойеда балалар сәнгать мәктәбе укучылары, китапханәләр, авыл клублары һәм мәдәният йортлары хезмәткәрләренең кул эшләнмәләреннән күргәзмә оештырылган иде. 
Чирмешән муниципаль районы башлыгы Наил Шамил улы Зарипов барлык кунакларны һәм тамашачыларны бәйрәм белән тәбрикләде. Чарада районның иң яхшы коллективлары чыгыш ясадылар. Әлеге тантана район мәдәният учреждениеләренә Мәдәният елында төрле кызыклы чаралар уздырырга старт бирде. 8 февральдә Урманасты Үтәмештә "Аулак өй", ә Иске Котыш мәдәният йортында "Мәдәният - тынычлык күпере" дип исемләнгән концерт  уздырылачак. Чараларга рәхим итегез, хөрмәтле райондашлар!
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International