Психолог-медик-педагогик комиссия оештыру турында

2014 елның 7 феврале, җомга
2014 елда Чирмешән муниципаль районында Башкарма комитет карары белән психолог-медик-педагогик комиссия төзелде. 
Әлеге комиссиянең максаты: үсеш ягыннан тайпылулар булган балаларга  комплекслы диагностик тикшеренүләр нигезендә ярдәм күрсәтү, аларга белем алу һәм тиешле медицина ярдәме хезмәте күрсәтү өчен махсус шартлар тудыру.
Әлеге белгечләр консилиумы 18 яшькәчә балаларның үсеш дәрәҗәсен профессиональ дәрәҗәдә билгеләргә, тайпылышларны ачыклап дәвалау курсы яки тернәкләндерү курсы билгеләргә хокуклы. Комиссия составына түбәндәге белгечләр керә:
- балалар психологы;
- педагог-психолог;
- укытучы-дефектолог;
- укытучы-логопед.
Комиссия әгъзалары белем алу чорында килеп чыккан барлык кыенлыклар буенча да консультация бирәләр (балалар бакчасында яки мәктәптә).
Комиссия түбәндәге консультацияләрне бирергә мөмкин:
-Белем алуны гомуми мәктәпләрдә дәвам итү.
-Шул ук сыйныфта тагын бер ел укытуны.
-Логопед, психолог, дефектолог белән дәресләр үткәрү.
-Неврологтя яки башка махсус белгечтә консультация үтүне.
-Баланы МСЭга юнәлдерү.
-Балага дәвалау билгеләү.
-Стационар шартларында тикшеренү үткәрү.

Комиссия әгъзаларының барлык тәкъдимнәре дә рекомендация характерында һәм ата-аналар аларны үтәргә мәҗбүр ителми. Өстәвенә комиссиягә мөрәҗәгать итү ирекле, ата-аналар баланың әлеге хезмәтне кирәксенүен үзләре хәл итә. 
Комиссиягә мөрәҗәгать итү өчен түбәндәге документлар кирәк:
-Баланың һәм ата-ананың шәхесен раслаучы документ (яки расланган күчермәсе).
-Туу турында таныклыкның ксерокүчермәсе.
-Психиатр йомгакламасы.
-Баланың үсеш тарихыннан выписка (педиатр).
-Окулист, табиб-лор (кирәк булса сурдолог, ортопед, хирург, невролог) йомгакламасы.
-Психолог-педагогик характеристика (мәктәптән).
-Өлгереш табеле (2 нче сыйныфтан алып).
-Рус теленнән һәм математикадан дәфтәрләре (эш һәм контроль), рәсемнәре һәм башка төрле иҗади эшләре.

Комиссиягә алдан теркәлү таләп ителә. Адрес: Чирмешән авылы, Гагарин урамы, 7. Методист Могыйзова Саҗидә Әмир кызына мөрәҗәгать итәргә.

Балаларга пенсия билгеләү яки аны озайту өчен әлеге комиссияне узарга кирәк. Исегездә тотыгыз, комиссия әгъзалары беренче чиратта бала мәнфәгатьләрен кайгырталар. Мөрәҗәгать итү өчен тел. 2-57-25. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International