"Туган як җәүһәрләре" халык иҗаты фестиваленең 1 туры

2014 елның 8 феврале, шимбә
Безнең районда ел саен "Туган як җәүһәрләре" дип исемләнгән халык иҗаты фестивале уздырыла. Быел ул Россия Федерациясендә Мәдәният елы булуга һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына багышлана. 
Фестивальнең 1 туры 7 февральдә Утыз Имән авыл мәдәният йортында үткәрелде. Биредә Иске Кади, Светлогорск, Якты Тау һәм Утыз Имән үзешчәннәре - барлыгы 104 артистыбыз  чыгыш ясады. Жюрига 58 концерт номеры тәкъдим ителде, шуларның 26сы 2 турга узды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International