Президент район икътисадында үсеш һәм үзгәреш булмауга канәгатьсезлек белдерде. Бизнес, кече эшмәкәрлекне үстерү дә мактарлык түгел, инвестицияләр җәлеп итү ягыннан да мөмкинлекләр тулысынча эшкә җигелми, гаилә фермалары аз. Әгәр икътисади нигез юк икән, перспектива да юк. Үз чиратында, Рөстәм Миңнеханов райондагы башлангычларны хуплаячагын да әйтте. Республика җитәкчеләре, гомумән, бик күп программалар кысаларында, районга, рәхмәт, акчалата нык ярдәм күрсәтә.
Район мәдәният йортында узган утырышта республика Премьер-министры урынбасары, Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов та чыгыш ясады. Ул да уендагысын яшереп тормады, реаль хәлне ничек кирәк, шулай бәяләде. Җирләрнең уңдырышлылыгы иң яхшылардан булса да, районыбыз үсемлекчелектә, терлекчелектә дә башкалардан күпкә артта. Министрлык рейтингында без арттан икенче. Терлекләрдә туберкулез авыруы хакында бөтен республикага начар хәбәр таралды. Министр моны ялкаулык, булдыксызлык нәтиҗәсе дип саный. 25 мең гектарлап җирнең көздән сөрелмичә калуы, язын кирәгәчәк орлыкларның 67 проценты гына булу да билгеле аңа. Хәер, биредә туберкулез гаепле түгел.
Марат Әхмәтов та яхшырак эшләргә өндәде. Аеруча терлекчелеккә мөнәсәбәтне үзгәртергә кирәк. Югыйсә, министр үзе дә аңлашылырлык итеп әйткәнчә, безнең районга, бозып, юкка чыгарып бетерерләр дип, ниндидер мал алуда булышырга да сагаеп карыйлар.
Районда бар да начар түгел. Муниципаль район башлыгы Наил Зарипов утырышта чыгышында-отчетында былтыр башкарылган байтак матур эшләрне санап үтте. Суүткәргечләрне яңарту, төзелеш, ремонт буенча дистәләрчә миллион сумлык хезмәт куелган. Бюджет чыгымнарының 76 проценты социаль сферага юнәлдерелгән. Бер елда 11 мең 700 квадрат метр торак файдалануга тапшырылган, 70 мең тонна известь оны җитештерелгән, 24 мең тонна вак таш ясалган.