"Туган як җәүһәрләре" халык иҗаты район фестиваленең 1 туры

2014 елның 17 феврале, дүшәмбе
11 февральдә "Туган як җәүһәрләре" халык иҗаты район фестиваленең 1 турында Лагерка авыл клубы сәхнәсендә Югары Кармалка, Шешминка, Түбән Кармалка, Мордва Афонькасы үзешчән сәнгатьтә катнашучылары чыгыш ясадылар. Жюри әгъзалары барлыгы 29 концерт номеры карап, шуларның җидесен 2 турга сайлап алдылар.

14 февральдә Күтәмә, Әккәрәй, Яшәүче һәм Кармыш артистлары үз сәләтләрен күрсәттеләр. Әккәрәй һәм Кармыш үзешчәннәре бик үзенчәлекле чыгышлар әзерләгәннәр. Алар халык фольклорының тарихи байлыгыннан файдаланып авылдан кара көчләрне куу һәм Аулак өй күренешләрен тәкъдим иттеләр. 105 артист 36 номер күрсәтте, шуларның 16сы 2 турга узды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International