Әфганстан Республикасыннан совет гаскәрләрен чыгаруның 25 еллыгына багышланган тантаналы чара

2014 елның 17 феврале, дүшәмбе
2014 елның 13 февралендә муниципальара бүлектә Әфганстан Республикасыннан совет гаскәрләрен чыгаруның 25 еллыгына багышланган тантаналы чара уздырылды.
Чарада катнаштылар:
-бүлек начальнигы, полиция полковнигы Минһаҗев Ф.Ф.
-бүлек начальнигының һәм хезмәтләр җитәкчеләренең урынбасарлары;
-32 хезмәткәрдән торган шәхси состав;
-бүлекнең ветераннар советы рәисе Яббаров М.М.
Чараның беренче өлешендә сугышчы-интернационалистлар - эчке эшләр органнары ветераннары Макаров Н.М., Яббаров М.Г., Борисов А.Ф. истәлекләр белән чыгыш ясадылар.
Аларны Россия ЭЭМның "Чирмешән" муниципальара бүлеге начальнигының ярдәмчесе, эчке хезмәтләр подполковнигы Яковлева М.И., бүлек начальнигы Минһаҗев Ф.Ф., бүлекнең ветераннар советы рәисе Яббаров М.Г. тәбрикләделәр, сугышчы-интернационалистларга бүлек коллективы исеменнән истәлек бүләкләре тапшырылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International