Киңәйтелгән планерка.

2014 елның 17 феврале, дүшәмбе
Бүген, 2014 елның 17 февралендә район мәдәният йортында район башлыгы Н.Ш.Зарипов район учреждениеләре, предприятиеләре һәм оешмалары җитәкчеләре катнашында киңәйтелгән планерка уздырды. Биредә түбәндәге мәсьәләләр каралды:

-район Советының Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миннеханов катнашындагы кырык алтынчы утырышы нәтиҗәләре;

-15 февральдә район мәдәният йортында Совет гаскәрләрен Әфганстан җиреннән чыгаруга 25 ел тулуга багышлап үткәрелгән, сугышчы-интернационалистларны данлауга багышланган тантаналы чарага йомгак ясау;

-16 февральдә үткәрелгән "Татарстан чаңгы юлы - 2014" районкүләм ярышларына нәтиҗә ясау;

Шулай ук "Яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге" МУнең яңа җитәкчесе В.И.Бакиров белән таныштыру булды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International