Район башлыгы гражданнарны кабул итте

2014 елның 18 феврале, сишәмбе
2014 елның 18 февралендә, сишәмбе көнне Администрация бинасында муниципаль район башлыгы Зарипов Наил Шамил улы гражданнарны кабул итте. 8 райондашыбызның мөрәҗәгате уңай хәл ителде. Гражданнарны кабул итүдә һәм аларның гаризаларын карауда район башкарма комитеты җитәкчесенең  социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Р.Ш.Долгополова, Милек һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы рәисе Тайдакова И.В., Чирмешән авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Ганиева С.С., район Советының юридик бүлеге җитәкчесе Рунова Т.В., "Бердәм Россия" сәяси партиясенең җирле бүлекчәсе башкарма комитеты җитәкчесе Закиров А.А., район башкарма комитетының эшләр идарәчесе Шәйдуллин И.Н., контроль-хисап палатасы рәисе Зеленеев В.Н., район башкарма комитетының инфраструктура үсеше бүлеге баш белгече Гайсина Р.В. катнаштылар. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International