"Шатлык бүләк итүче матурлык" дип исемләнгән кичә

2014 елның 18 феврале, сишәмбе
18 февральдә район үзәк китапханәсенең "Ассоль" әдәби кафесында  "Шатлык бүләк итүче матурлык" дип исемләнгән кичә уздырылды. Биредә төрле буын кул эшләнмәләре осталары катнашты.
Биредә Л.Кузина, В.Алпаева, Е.Козлова китапханәнең бәйләү түгәрәгендә шөгыльләнүчеләр өчен ленталар белән эшләү, чигү, ыргак белән бәйләү буенча мастер-класслар күрсәттеләр. Очрашуда катнашучыларның эшләнмәләреннән күргәзмә дә оештырылган иде, анда искиткеч зәвыклы итеп эшләнгән картиналар, шәлләр, салфеткалар тәкъдим ителде. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International