"Туган телем - серле тел" сәнгатьле укучылар республика конкурсы

2014 елның 20 феврале, пәнҗешәмбе
2014 елның 15 февралендә Түбән Кама шәһәрендә, И.Х.Садыйков исемендәге "Балалар һәм яшьләр иҗаты сарае" МБОУ базасында  "Туган телем - серле тел" сәнгатьле укучылар республика конкурсының йомгаклау туры һәм җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды.
Конкурсның темасы - "Безнең йортыбыз - Җир планетасы". Конкурсантлар табигать, дөнья,туган тел, табигатькә сакчыл караш, кешеләргә яхшы мөгаләмәдә булу турында татар телендә шигырьләр укыдылар. 
Бәйгедә Чирмешән районыннан  Мәктәптән тыш эшләр үзәге каршындагы Р.Шәрифуллина җитәкләүче "Халык традицияләре" түгәрәгендә шөгыльләнүче Айсылу Гафурова катнашты. Жюри Айсылуның сәнгать, төзек сөйләмен, артистлык сәләтен югары бәяләде. Нәтиҗәдә безнең район вәкиле мактаулы III урынга лаек булды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International