"Барысы да хыялдан башлана"

2014 елның 20 феврале, пәнҗешәмбе
19 февральдә "Ассоль" әдәби кафесында Үзәк китапханә хезмәткәрләре "Барысы да хыялдан башлана" дип исемләнгән кичә үткәрделәр. Чарага 1 нче Чирмешән урта мәктәбенең өлкән класс укучылары һәм Социаль - гуманитар белемнәр институты кураторы А.Давиденко чакырылган иде.
Кунаклар  һөнәр сайлау буенча әңгәмәдә катнаштылар һәм "Һөнәрләр илендә үз урыныңны ничек табарга?" дигән видеофильм карадылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International