"Чирмешән җирлекара үзәк китапханәсе"ндә үткәрелгән тантаналы чаралар

2014 елның 20 феврале, пәнҗешәмбе
Чирмешән районы башлыгы Н.Ш.Зарипов ятим балаларны, опекунлыкка һәм тәрбиягә алынган балаларны капиталь ремонттан соң ачылган үзәк китапханәгә кунакка чакырды. Балалар китап фонды белән таныштылар, биредә хезмәт куючы методистлар аларга мультфильмнар күрсәттеләр, "Мәрхәмәтлелек дәресе" дип исемләнгән дәрес үткәрделәр. Шәхси эшмәкәр Сергей Николаевич Плеханов һәр балага үзенә ошаган китапны бүләк итте һәм тәм-томнар белән сыйлады. Балалар исеменнән без аңа рәхмәт белдерәбез һәм киләчәктә дә хезмәттәшлек итәрбез дип өметләнәбез.
Ятим балаларга конкрет хәйрия ярдәме күрсәтүе өчен Сергей Николаевич Плехановка һәм үзәк китапханәгә сыйфатлы ремонт ясаган "Глобал-люкс" ҖЧҖ директоры урынбасары Аветик Айкарамович Карапетянга Чирмешән районы башлыгы Наил Шамил улы Зарипов рәхмәт белдерде. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International