Психологик-медик-педагогик комиссия утырышы

2014 елның 21 феврале, җомга
22 февральдә Чирмешән район үзәк больницасында 9 сәгатьтә психологик-медик-педагогик комиссия утырышы булачак. 
Комиссия бу көнне мәктәпләр һәм ата-аналар заявкалары буенча 8 баланы кабул итәчәк. Инвалидлыкны раслау өчен ВТЭК узарга тиешле балаларның барысын да әлеге комиссия карый. Мондый яңа үзгәрешләр агымдагы елның 10 гыйнварыннан кертелде. Тулырак мәгълүмат алу өчен "Мәгариф бүлеге" МУ мөрәҗәгать итәргә кирәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International