Исеме онытылмаган кеше - мәңге исән

2014 елның 21 феврале, җомга
Полиция майоры Кәбиров Мирсәет Мирсәяф улы 2009 елның 23 декабрендә хезмәт вазыйфаларын үтәгәндә батырларча һәлак булды. Бу вакыйгаларга 4 елдан артык вакыт үтте.  Каһарман райондашыбызның батырлыгы мәңге хәтеребездә сакланыр. 
Патриотик тәрбия чаралары кысаларында 2 нче Чирмешән урта мәктәбендә Игнатьева Римма Леонидовна Мирсәет Кәбиров истәлегенә багышлап кичә үткәрде. Чарада М.Кәбировның хезмәттәшләре, тормыш иптәше Тәкъзимә Муса кызы һәм 5-11 сыйныф укучылары катнаштылар. Р.Л.Игнатьева әзерләгән презентациядә батырның стажердан алып майорга хәтле барлык тормыш һәм хезмәт юлы сүрәтләнгән иде. Бу презентация күңелләрне тетрәндерде. Полиция хезмәткәрләре дә Мирсәет Мирсәяф улын бары җылы сүзләр белән генә искә алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International