Алкалы хоккей буенча ТР беренчелеге уеннары

2014 елның 24 феврале, дүшәмбе
22 февральдә "Юбилейный" спорт сараенда алкалы хоккей буенча Татарстан Республикасы беренчелегенең чираттагы уеннары узды.
Чирмешән командасы Мамадышның "Олимп" командасы белән көч сынашты. Бу уенда мамадышлылар көчлерәк булып чыкты, исәп 3:4.
Икенче уен 1997-1998 елларда туган яшүсмерләр арасында, Татарстан Республикасы беренчелегенең плей-офф уеннары иде. Безнең "Корыч ябалаклар" командасы Байлар Сабасыннан килгән "Тимерхан" спортчыларын бирелергә мәҗбүр итте, исәп 8:5. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International