"Алтын алка" турниры

2014 елның 26 феврале, чәршәмбе
Чирмешәндә "Алтын алка" клубы республика турнирының 1997-99 елларда туган кызлар арасында финал уеннары узды. 
24-25 февральдә "Юбилейный" Боз спорт сараенда 5 команда көч сынаштылар: Лениногорскидан "Соколята", Актаныштан "Лачын", Әлмәттән "Юность", Казаннан "Смена", Чирмешәннән "Корыч ябалаклар".
Турнирда беренче урынны Актаныш кызлары яулады, Казан һәм Әлмәт командалары икенче һәм өченче урыннарны бүлештеләр. Безнең хоккейчы кызларыбыз дүртенче. Җиңүчеләргә кубоклар, грамоталар һәм медальләр тапшырылды.
Төрле номинацияләр буенча иң көчле уенчылар да билгеләнде: иң яхшы капкачы - "Корыч ябалаклар" командасыннан Кузьмина Евгения, иң яхшы саклаучы - "Юность"тан Бодрягина Кристина, иң яхшы һөҗүмче - "Смена"дан Җамалиева Гүзәл һәм турнирның иң яхшы уенчысы "Лачын"нан Мөхәммәтдинова Сөмбел.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International