Май чабу бәйрәме

2014 елның 28 феврале, җомга
Христиан динен тотучылар Май чабу бәйрәмен билгеләп үтә. Бу бәйрәмдә беленнәр пешерәләр, ул кояшны символлаштыра. Халык кышны озатып көтеп алган язны каршы ала. 

Үзәк китапханә хезмәткәрләре "Изге йөрәк" гаиләләргә һәм балаларга ярдәм күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре белән берлектә Май чабу бәйрәменә багышлап чара уздырдылар. Кунакка килгән балаларны хезмәткәрләр әлеге бәйрәм традицияләре белән таныштырдылар. Балаларга чара бик ошады, алар беленнәр белән сыйландылар, уйнадылар, күңел ачтылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International