Җир көне

2014 елның 25 марты, сишәмбе
20 мартта, көн белән төн тигезләшкән көнне, Җир планетасы кешеләре халыкара бәйрәм - Җир көнен билгеләп үтәләр. Әлеге бәйрәм тынычлык һәм гуманлылык тәрбияләү максатында үткәрелә. Бу көнне планетабызның төрле почмакларында кемдер фестивальләр, концертлар уздыра, икенчеләр марафоннар, конференцияләр үткәрә, кайберәүләр агачлар утырта, тирә-якны төзекләндерү, яшелләндерү, чистарту белән шөгыльләнә. 
20 март көнне район үзәк китапханәсе хезмәткәрләре 1 нче Чирмешән урта мәктәбе укучылары белән мәгълүмати чара үткәрделәр, балаларга "Җир көне" дип исемләнгән электрон презентация дә бик ошады. Чара барышында укучылар "Дөнья чаңы", "Җир сәгате" акцияләре турында күп мәгълүмат алдылар. 
"Җир көне" чарасының максаты - табигатькә һәм тирә - як мохитка мәхәббәт тәрбияләү.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International