"Башлангыч классларда иң яхшы кабинет - 2014"

2014 елның 25 марты, сишәмбе
Район мәгариф бүлегенең 23 санлы 19.02.2014 елда кабул иткән әмере нигезендә 17-21 март көннәрендә районда "Башлангыч классларда иң яхшы кабинет - 2014" бәйгесе үткәрелә.
Конкурста 21 мәктәп катнашты. Жюри әгъзалары Күтәмә һәм Иске Кади мәктәпләренең бәйгегә сыйфатлы әзерләнүләрен билгеләп үттеләр. Күпчелек мәктәпләрдә дидактик материаллар системага салынган, төрле дәрәҗәдәге биремнәр, проектлар, иҗади хезмәтләр эшләнелгән. "Класс почмаклары" сыйныф коллективы тормышын һәм аның эшләрен яктырталар. "Бүген дәрестә" дип исемләнгән почмаклар программага, дәрес темасына туры китереп эшләнелгән. Класслардагы мебельләр, яктылык һәм җылылык режимы укучыларның яшь үзенчәлекләренә туры килә. Классларның күбесе ФГОСны тормышка ашыру таләпләренә туры килерлек техник чаралар, проекторлар, интерактив такталар белән тәэмин ителгән. Яңа Элмәле мәктәбендә башлангыч сыйныфлар кабинетларында компьютерлар урнаштырылган, балалар алардан бик иркен файдаланалар.
Класслардагы белешмәләр, фәнни-популяр әдәбият та яңартылып тора.

Смотр - конкурс нәтиҗәләре:
1 урында - Иске Кади урта мәктәбе (Динә Гадел кызы Вәлиуллина).
2 урында - Күтәмә урта мәктәбе (Ирина Владимировна Иванкина).
3 урында - 1 нче Чирмешән мәктәбе (Людмила Николаевна Суркова).


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International