"2014 ел педагог-китапханәчесе" республика конкурсының зона этабы

2014 елның 26 марты, чәршәмбе
2014 елның 24 мартында Әлмәттә "2014 ел педагог-китапханәчесе" республика конкурсының зона этабы уздырылды. Әлеге бәйгедә Чирмешән районыннан А.Яруллина (Чирмешән лицее), В.Иванова (Ульяновка мәктәбе), Н.Миронова (1 нче Чирмешән мәктәбе) катнаштылар. 
Бәйгедә педагог-китапханәчеләр визит карточкасы тәкъдим иттеләр, китапханә дәресләре һәм чаралардан өзекләр тәкъдим иттеләр, иҗади проектларын презентацияләделәр. 
Зона этабы нәтиҗәләре буенча финалда 15 позициягә чыгучы 15 педагог-китапханәче көч сынашачаклар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International