Район мәктәпләре педагоглар коллективлары арасында волейбол буенча бәйге

2014 елның 7 апреле, дүшәмбе
2014 елның 5 апрелендә Чирмешән лицее базасында  район мәктәпләре педагоглар коллективлары арасында волейбол буенча традицион бәйгеләр уздырылды.
24 - 31 март көннәрендә үткән зона ярышларында финалга алты команда: Ивашкино, Әккәрәй, Күтәмә, Утыз Имән, Шешминка мәктәпләре һәм Чирмешән лицее педагог-спортчылары чыкты. Уеннар вакытында район мәгариф бүлеге һәм профсоюз оешмалары советы тарафыннан "Юбилейный" боз спорт сарае кафесында спортчылар өчен бушлай ашату оештырылды, ә җиңүчеләргә Мактау грамоталары, кубоклар, медальләр һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Финалда исә җиңүчеләр билгеләнде:
I урында - Әккәрәй мәктәбе;
II урында - Чирмешән лицее;
III урында - Шешминка мәктәбе.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International