Казанда башлангыч техник моделирование берләшмәләре укучылары арасында гади авиамодельләр буенча шәхси-команда ярышлары булды. Район укучылары әле күптән түгел генә спорт-техника юнәлешендә шөгыльләнә башладылар. Әлеге юнәлешнең максаты - гомуми тәрбияви бурычларны тормышка ашыру, балаларның дәрестән соң мәшгульлеген тәэмин итү, башлангыч техник моделирование түгәрәкләрен алып баручы өстәмә белем бирү педагогларының эшчәнлеген активлаштыру. Район мәктәпләрендә техник юнәлештәге берләшмәләр эшләп килә. Лашман урта мәктәбендәге "Авиамоделирование" түгәрәген өстәмә белем бирү педагогы Фаиз Билялов алып бара. Казанда узган ярышларда да район данын Лашман урта мәктәбе укучылары яклады. Беренче ел гына шөгыльләнүләренә карамастан, алар уңышлы чыгыш ясап, республиканың 24 районы арасында 5 нче урынга чыкканнар. Яшь авиамодельчеләрне тәбриклибез һәм уңышлар телибез!