Мөслимдә йөзү буенча ярышлар

2014 елның 9 апреле, чәршәмбе
2014 елның 4 апрелендә Чирмешән районы спортчылары Мөслимдә "Нептун" бассейны кубогына районара ярышларда катнаштылар. Әлеге бәйгедә 7 команда: Мөслим, Чирмешән, Балык Бистәсе, Актаныш, Җәлил поселогы, Югары Ослан һәм Алексеевск йөзүчеләре катнашты. 
Безнең йөзүчеләр Фил таблицасы буенча 50 очкога гына калышып, 4 урынга чыктылар. Рафил Мусин 100 метрга ирекле йөзүдә беренче урынны яулады, ә Илназ Сәмигуллов 2 нче булып килде. 
Спортчыларыбызга киләчәктә дә уңышлар телибез!
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International