Мәктәп директорларының тәрбия буенча урынбасарлары киңәшмәсе уздырылды.

2014 елның 11 апреле, җомга

"Мәгариф бүлеге" МУ эш планы нигезендә 2014 елның 10 апрелендә мәктәп директорларының тәрбия буенча урынбасарлары киңәшмәсе уздырылды.

Киңәшмә барышында түбәндәге мәсьәләләр каралды:

1.Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 69 ел тулуга багышлаган чараларга әзерлек.

2.Укучылар арасында исерткечләр, наркотиклар һәм психотроп матдәләр куллануны ачыклау һәм бу күренешләргә чик кую буенча чараларны оештыру.

3.Балигъ булмаганнар арасында хокук бозулар, суицид очракларын кисәтү буенча чаралар оештыру.

4. 9 һәм 11 сыйныфларны тәмамлаучыларны эшкә урнаштыру.

5. Мәктәпләрнең чыгарылыш сыйныф укучыларыннан студент отрядлары оештыру проектын тормышка ашыру.

 Киңәшмәдә район башкарма комитеты җитәкчесенең  социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Р.Ш.Долгополова, балигъ булмаганнар комиссиясенең җаваплы секретаре Е.С.Макарова, Россия ЭЭМның “Чирмешән” муниципальара бүлеге ПДН өлкән инспекторы Г.Х.Хәмитова катнаштылар һәм чыгыш ясадылар.

 Мәктәп яны участокларын сыйфатлы яшелчә орлыклары белән тәэмин итү мәсьәләсе буенча “Сортсемовощ” ҖЧҖ (Казан) генераль директоры Х.Б.Камалеев чыгыш ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International