2014 елның 27 январеннан 11 апреленә кадәр Чирмешән районы белем бирү учреждениеләренең башлангыч сыйныфлар укытучылары арасында Бөек Җиңүнең 69 еллыгына авторлык методик эшләнмәләр район конкурсы уздырылды.
Конкурс башлангыч класс укучыларында Ватанга мәхәббәт хисе, Бөек Ватан сугышы елларында каһарманнарча дошманга каршы көрәшкән сугышчылар өчен горурлык, сугыш ветераннарына хөрмәт тәрбияләү максатында үткәрелде. Түбәндәге җиңүче конкурсантлар Чирмешән районы башкарма комитетының "Мәгариф бүлеге" МУ Мактау грамоталары белән бүләкләнделәр:
"Иң яхшы методик эшләнмә" номинациясендә:
1 урын - Иске Котыш төп мәктәбе укытучысы Саранцева Анна Николаевна.
2 урын - Иске Элмәле урта мәктәбе укытучысы Тузова Алевтина Леонидовна.
2 урын - Чирмешән лицее укытучысы Зиннурова Нәфисә Сибгатулла кызы.
3 урын - Күтәмә урта мәктәбе укытучысы Герман Татьяна Ивановна.
«Иң яхшы мультимедия материалы» номинацияседә:
1 урын - Әккәрәй урта мәктәбе укытучысы Трофимова Людмила Михайловна.
2 урын - Утыз Имән төп мәктәбе укытучысы Кәлимуллина Фәния.
3 урын - Әккәрәй урта мәктәбе укытучысы Мензелина Алефтина Германовна.