2014 елгы җәйге сәламәтләндерү сезоны башлана. Сәламәтләндерү кампаниясен әзерләү һәм үткәрү кысаларында мәктәп яны лагерьлары, шул исәптән мәктәп яны хезмәт һәм ял лагерьларын комплектлау эшләре бара. Мәктәп яны лагерьлары 2014 елның 6 июненнән дә соңга калмыйча ачылырга тиешләр. Җәй көннәрендә мәктәп яны лагерьларында - 512 укучы, хезмәт һәм ял лагерьларында - 65 укучы, ә көзге каникуллар вакытында 150 укучы ял итәчәк. 25 майга мәктәп яны лагерьлары әзер булачак. Ятим һәм ата-аналары каравыннан читтә калган балалар, опекага һәм тәрбиягә алынган, авыр хәлдә калган гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларның ялын оештыру аеруча игътибар үзәгендә булачак. Күзәтүчесез калган һәм район эчке эшләр органнарының балигъ булмаганнар арасында хокук бозулар һәм җинаятьләрне кисәтү бүлегендә исәптә торучылар да ял һәм мәшгульлекнең барлык төрләрендә катнашырга тиешләр. Мәктәп яны лагерьлары педагогларының белемнәрен күтәрү белән Мәктәптән тыш эшләр үзәге директоры Гыйләҗетдинова Ф.Ш. шөгыльләнәчәк. Районда ел саен мәктәп яны лагерьлары бәйгесе үткәрелә, 2013 елда әлеге конкурста Ирина Андреевна Евдокимова җитәкчелегендәге Әккәрәй лагеры җиңүче булды.
Быел мәктәп яны лагерьлары арасында хәрби-патриотик юнәлештәгеләре дә бар. Балаларны Чирмешән туган як тарихы музеена, Казан, Булгар, Свияжскига экскурсияләргә алып бару планлаштырыла.