Социаль хезмәтләр җыелмасы бәясе 881 сумга җитте

2014 елның 14 апреле, дүшәмбе
2014 елның 1 апреленнән ай саен бирелә торган акчалата түләүләр (ЕДВ) белән бергә социаль хезмәтләр җыелмасы буларак бирелүче дәүләт социаль  ярдәме дә 5 процентка индексацияләнде. 
Закон буенча социаль хезмәтләргә хокуклы федераль өстенлекләргә ия гражданнар социаль хезмәтләрне натураль формада яки акчалата ала алалар. Шул ук вакытта әлеге хезмәтләрдән өлешчә акчалата файдаланырга була. 
2014 елның 1 апреленнән социаль хезмәтләр җыелмасы 881 сум 63 тиен торачак. Шул исәптән:
-медикаментлар белән тәэмин итүгә - 679 сум 5 тиен;
-төп авыруларны дәвалауга санатория-курорт юлламасына - 105 сум 5 тиен;
-шәһәр яны тимер юлында йөрергә, шулай ук дәвалану урынына шәһәрара транспортында йөрергә - 97 сум 53 тиен.
Бүгенге көндә районда 2400 кеше дәүләт социаль ярдәменнән файдалана.
 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International