Ана капиталына сертификатлар тапшыру

2014 елның 15 апреле, сишәмбе
Чирмешән муниципаль районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлегендә тантаналы шартларда ана капиталына сертификатлар тапшырылды, 10 гаилә сертификатка ия булды. Бүләкләнүчеләр арасында 4 бала анасы Христоферова Людмила Владимировна да бар иде. 
Әниләргә сертификатларны РФ Пенсия фондының район идарәсе җитәкчесе Г.Ә.Гыймранова тапшырды. Ул закон буенча әлеге сертификатлардан ничек файдаланып булуын да аңлатып үтте. ЗАГС бүлеге җитәкчесе Г.Ә.Закирова ата-аналар өчен "Гаилә битләре" дип исемләнгән белешмәләр өләште. Ә район мәдәният йорты хезмәткәре Агрипина Рыбакова бәхетле әниләргә җыр бүләк итте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International