Баскетбол буенча ярышлар

2014 елның 16 апреле, чәршәмбе
2014 елның 9-10 апрель көннәрендә "Чирмешән" балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбенең Иске Кади филиалы спорт залында 2000 елда һәм соңрак туган укучылар арасында балалар спорт мәктәбе беренчелегенә ярышлар булып узды. 
Ярышларда 5 малайлар командасы (Иске Кади, Утыз Имән, Ульяновка, Иске Элмәле һәм КШИ филиалы), 4 кызлар командасы (Утыз Имән, Ульяновка, Иске Элмәле, Яңа Элмәле) катнашты. 
Малайлар арасында 1 урынны Иске Элмәле, 2 урынны Утыз Имән, 3 урынны кадет интернат-мәктәбе баскетболчылары яуладылар. Яңа Элмәледән Тузов Станислав иң яхшы уенчы булып танылды.
Кызлар командалары арасында 1 урында - Яңа Элмәле филиалы, 2нчедә Иске Элмәле, 3нчедә Ульяновка спортчылары. Иң яхшы уенчы - Яңа Элмәледән - Митюкова Ангелина.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International