Район оешмалары һәм авыл җирлекләре ир-егетләр командалары арасында волейбол буенча район Чемпионаты тәмамланды

2016 елның 24 феврале, чәршәмбе

Район оешмалары һәм авыл җирлекләре ир-егетләр командалары арасында волейбол буенча район  Чемпионаты тәмамланды. 2016 елның 23 февралендә иң көчле командалар (Бәркәтә, Утыз Имән, Чирмешән авыл җирлекләре, Электр челтәре)  Чемпионатның күчмә кубогы өчен көч сынашты.  Чирмешән авыл җирлеге командасы күчмә кубокка ия булды, шулай ук 15 мең сум премия дә тапшырылды. Икенче урынны алган Электр челтәрләре командасына - 10 мең,  өченче урындагы Утыз Имән командасына 5 мең сум премия каралган, бәркәтәлеләр - дүртенче.

Хатын-кызлар арасында уеннар дәвам итә. Соңгы уеннар 24 февральдә һәм  2,4 март көннәрендә булачак. 4 мартта уеннар район мәдәният йорты спорт залында 16 сәгатьтә башлана, җиңүче командалар шул ук көнне бүләкләнәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International