Яшь буынга патриотик тәрбия бирү мәктәпнең төп бурычларының берсе. Чөнки бу чор балаларда Ватанга мәхәббәт тәрбияләүнең иң отышлы вакыты.
Уенның сценарие балаларның яшь категорияләренә карап төзелде. Уеннар ике команда арасында барды. Иң элек укучылар махсус урында тезелделәр, команданың командирлары рапорт тапшырдалар һәм биремнәр алдылар. Командалар махсус маршрут буенча хәрәкәт итте.
Уенның иң кызык өлеше ахырында булды, командалар "Байракны" яки "Биеклекне" алды. Һәр команданың үз базасы һәм үз флагы. Командалар алдында шундый бурыч тора: дошманның базасын һәм флагын алу, шул ук вакытта үз биеклегеңне һәм байрагыңны саклап калу.
Уен ахырында, берез юешләнгән һәм өшегән балалар щи һәм кайнар чәй белән сыйландылар.