Чирмешщн районында алтынчы модульле ФАП ачылда һәм медицина Советы үтте

2016 елның 29 феврале, дүшәмбе

Объектны ачу тантанасында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары -  ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов,  Чирмешән районы башлыгы Фердинат Дәүләтшин,  Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллин, Татарстан Республикасы Сәламәтлек министрлыгының балаларга медицина ярдәме оештыру бүлеге начальнигы Елена Игнашина, районның баш врачы Рафаэль Габдрахманов, медицина хезмәткәрләре, авыл халкы катнашты. Чыгыш ясаучылар авыл халкын яңа ФАП ачылу белән  котладылар, сәламәтлек, озын гомер һәм бирегә профилактика максатында гына мөрәҗәгать итүләрен теләделәр.

Шулай ук бу көнне медицина Советы үтте. Монда 2015 елдагы эшчәнлеккә  йомгак ясадылар һәм 2016 елга бурычлар турында сөйләделәр. Утырышта ТР Сәламәтлек министрлыгының балаларга медицина ярдәме оештыру бүлеге начальнигы Елена Игнашина һәм баш врач Рафаэль Габдрахманов катнашты. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International