2016 елның 29 февралендә 10 сәгатьтә район мәдәният йортында Муниципаль район Советының чираттагы җиденче утырышы  узды

2016 елның 29 феврале, дүшәмбе

2016 елның 29 февралендә 10 сәгатьтә район мәдәният йортында Муниципаль район Советының чираттагы җиденче утырышы  узды.

Утырыш эшендә катнаштылар:

1. Әхмәтов Марат Готуф улы - Татарстан Республикасы Премьер – министры урынбасары, авыл хуҗалыгы һәм азык – төлек министры;

2. Шакиров Минсәгыйт Закир улы - Татарстан республикасы муниципаль берәмлекләр Советы рәисе;

3. Хәйруллин Айрат Нәҗип улы - РФ Дәүләт Думасы депутаты;

4. Салихов Илгиз Мисбах улы -  ТР Дәүләт Советы  депутаты,  "Нурлатнефть" идарәсе начальнигы;

5. Сөләйманов Рәис Әхтәм улы -  ТР Дәүләт Советы депутаты, "Агро-Инвест" идарәче компаниесе генераль директоры;

6. Хисаметдинов Алмаз Гаптрауф улы - ТР Министралар кабинетының баш ветеринария идарәсе начальнигы, ТР буенча өлкән дәүләт ветеринария инспекторы.

Район башлыгы Фердинат Дәүләтшин "2015 елда районның социаль-иктисади үсеше йомгаклары һәм 2016 елга бурычлар турында" доклад белән  чыгыш ясады.

Көн тәртибе буенча утырышта чыгыш ясадылар:

1. Фәттахов Рәвкать Габбас улы - Лашман авыл җирлеге башлыгы, район Советы депутаты;

2. Гобәйдуллина Фәнүзә Рәсим кызы - "Күтәмә АГРО-фирмасы" директоры;

3. Хәйруллин Фаил Равил улы - район прокуроры;

4. Хәйруллин Айрат Нәҗип улы - РФ Дәүләт Думасы депутаты.

Утырыш бүләкләүләр белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International