Татарстан Республикасы Премьер – министры урынбасары, авыл хуҗалыгы һәм азык – төлек министры Марат Әхмәтов бүләкләде:
1. Авыл хуҗалыгында күпьеллык намуслы хезмәте өчен, "Сөлчә" җәмгыяте механизаторы Уламасов Алексей Михайловичка "Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы механизаторы" исеме бирелде.
2. Мәгариф өлкәсендә күпьеллык намуслы хезмәте өчен, Лашман урта мәктәбенең физкультура укытучысы Билялов Фаиз Тәүфыйк улына "Татарсан Республикасының атказанган укытучысы" исеме бирелде.
3. Күпьеллык намуслы хезмәте һәм мәдәният үсешенә керткән өлеше өчен, Чирмешән үзәк китапханәсенең хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире Игнатьева Маргарита Владимировна Татарстан Республикасы Министрлар кабинетының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
4. Мәгариф өлкәсендә күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен, Чирмешән лицееның математика укытучысы Кәримова Галия Исмәгыйль кызы Татарстан Республикасы Дәүләт Советв рәисенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
5. Авыл хуҗалыгын үстерүгә керткән өлеше һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен, "Үтәмеш" җәмгыяте механизаторы Назыйров Равил Галимҗан улы Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.
6. Күпьеллык намуслы хезмәте, республиканы ашлык белән тәэмин итүдә керткән өлеше өчен, юбилее уңаеннан, Чирмешән икмәк кабул итү предприятиесе бухгалтеры Мусина Гөлчәчәк Таһирҗан кызы Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.
7. Яңарыш фондына кертән өлеше өчен, Харисов Рөстәм Гата улы Татарстан Республикасы Дәүләт киңәшчесенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
Татарстан Республиканың муниципаль берәмлекләр Советы рәисе Минсәгыйт Шакиров бүләкләр тапшырда:
1. Татарстан Республикасы җирле үзидарәләре үсешенә керткән өлеше, җирле үзидарә эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген күтәрүе һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен Ивашкино авыл җирлеге башлыгы Ефимов Никонор Николаевич Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр Советының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.
2. Татарстан Республикасы җирле үзидарәләре үсешенә керткән өлеше, җирле үзидарә эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген күтәрүе һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен Чирмешән районы ветераннар Советы рәисе Галиев Габделбари Хәсәнҗан улы Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр Советының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.
3. Җирле үзидарәләр эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген күтәрүе, патриотик эшчәнлеге, яшь буынга әхлакый тәрбия биргәне һәм район үсешенә керткән өлеше өчен, Мемориаль үзәк директоры Захарова Валентина Витальевна Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр Советының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.
4. Җирле үзидарәләр эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген күтәрүе, җирле мәсьәләләрне чишүдә керткән өлеше һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен Туймәт авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Әсәдуллина Миләүшә Мосавир кызы Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр Советының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.
5. Татарстан Республикасының көньяк-көнчыгыш зонасында " Яңа ел чыршысын иң яхшы бизәүче җирлекләр" номинациясендә икенче урынны алган Ульяновка авыл җирлеге Татарстан Республикасының Дипломы белән бүләкләнде.