Традиция буенча, һәр елны районда мәктәп укучылары арасында милли көрәш буенча ярышлар оештырыла. Әлеге ярашларның максаты - спортның бу төренә мәхәббәт тәрбияләү, сәламәт тормыш рәвешен пропагандалау һәм 2016 елда иң көчле көрәшчеләрне ачыклау.
27 февральдә, икенче Чирмешән мәктәбе базасында узган ярышларда 8 мәктәптән 80ләп укучы катнашты. Ярышлар 10 авырлык категориясендә үтте. Икенче Чирмешән, Лашман, Бәркәтә мәктәпләре, Нурлат аграр техникумы филиалы көрәшчеләре иң көчлеләр булып танылды.
Җиңүчеләр һәм призерларга Мактау грамоталары һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.