Чирмешән мөхтәсибәте  мөселманнар өчен чаралар үткәрде

2016 елның 2 марты, чәршәмбе

28 февраль көнне физкультура-сәламәтләндерү комплексында мөселман командалары волейбол уйнады. Мондый ярышлар атна саен үтә. Бу көнне 7 команда көч сынашты. Уеннардан соң сопртчыларны мәчет ашханәсендә сыйладылар.  Киләчәктә,  финал уеннарында иң көчле команда ачыкланачак.

***

27 февральда  Бәркәтә мәчетендә Лениногорск мәчете имам-хатыйбы Булат хәзрәт Раупов вәгазь укыды. Чарага  100ләп кеше җыелды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International