Пенсионерлар арасында шахмат һәм шашка буенча республика темпо-турнирының зона этабы үтте

2016 елның 2 марты, чәршәмбе

29 февральда Чистай шәһәрендә пенсионерлар арасында шахмат һәм шашка буенча республика темпо-турнирының зона этабы үтте.  Турнирда Аксубай, Алексеевск, Әлки, Яңа Чишмә, Нурлат, Спасс, Чирмешән,Чистай районнарының шахмат-шашка яратучы пенсионерлары катнашты.

Чирмешән командасы составында Шамил Сөнчәләев, Самат Ризванов, Римма Баянова, Халидә Ильясовалар уйнады.

VI республика темпо-турнирында урынннар түбәндәгечә билгеләнде:

1 урында  Чистай районы командасы.

2 урында Нурлат командасы.

3 урында Чирмешән районы командасы.

Җиңүче пенсионерларыбызны тәбрик итәбез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International