2016 елга БДИ расписаниесе

2016 елның 3 марты, пәнҗешәмбе

РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы приказы нигезендә 2016 елда БДИ тапшырылачак көннәр расланды.

27 май (җомга) - география, рус әдәбияты

30 май (дүшәмбе) - рус теле

2 июнь (пәнҗешәмбе) -  математика база дәрәҗәсендә

6 июнь (дүшәмбе) -  математика профиль дәрәҗәсендә

8 июнь (чәршәмбе) - җәмгыять белеме

10 июнь (җомга) - чит телләр (телдән)

14 июнь (сишәмбе) - чит телләр, биология

16 июнь (пәнҗешәмбе) - информатика, тарих

20 июнь (дүшәмбе) - химия, физика.

Шул ук приказ БДИның үтү вактын да билгели:

-математика профиль дәрәҗәсендә, физика, әдәбият, информатика, җәмгыять белеме, тарих - 3 сәгать 55 минут;

- рус теле, химия - 3 сәгать 30 минут;

- математика база дәрәҗәсендә, биология, география, чит телләр - 3 сәгать;

- чит телләр (телдән) - 15 минут.

БДИда түбәндәге чараларны кулланырга ярый:

математикада - линейка;

физикада - линейка,  гади калькулятор;

химиядә - гади калькулятор;

географиядә - транспортир, линейка, гади калькулятор.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International